25 июньдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Яшьләр көненә багышланган "Яшьлек-ул бик шәп" дип аталган флешмоб оештырдылар.
2024 елның 27 июнендә 10:00 сәгатьтә Башкарма комитетның актлар залында Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узачак. Чакырылганнарның исемлеге кушымтада бирелә.
21 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Кояшкай» мәктәп яны лагерында ял итүче укучылар катнашында, Хәтер һәм кайгы көненә карата «Сороковые роковые» дип исмеләнгән батырлык сәгате үткәрделәр
Саба районында көрәш буенча дөнья чемпионаты тәмамланды
20сеннән 24 июньгә кадәр “Саба Арена” спорт комплексында көрәш буенча дөнья чемпионаты узды, анда дөньяның 25 иленнән 80нән артык көрәшче катнашты. Спортчылар 9 үлчәү категориясендә көч сынаштылар.
Чемпионат кысаларында көрәш фиджиталы буенча промо-турнир узды, анда спортчылар башта уен консолисында (5 раунд), аннары реаль келәмдә ярыштылар. Монда ук тест режимында атлар белән көрәш буенча дөнья чемпионаты узды.
Татарстан спортчылары 7 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады.
23 июньдә Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Мирас" фольклор коллективы белән берлектә Казан сабантуенда катнаштылар, йон җеп җегерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Кабага бәйләп куелган йоннан орчык ярдәмендә җеп җегерләп, шул җептән оекбаш, бияләй, шарфлар бәйләп булуы турында сөйләделәр. Сабантуй кунаклары зур кызыксыну һәм игътибар белән осталарның куллары астыннан нәзек йон җепнең ничек сузылуын күзәтеп тордылар, аннары үзләре бу һөнәрне үзләштереп җеп җегерләп карадылар.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерларны «Рәхмәт интернетка!- 2024» конкурсында катнашырга чакыра
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу даими алып барыла.
26 июньдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән тарихи сәгать үткәрелде һәм Анна Ахматованың шигырьләре укылды.
Хөрмәтле спортчылар
Исегезгә төшерәбез, бәхетсезлек очрагыннан иминиятләштерү полисы булу ярышларда катнашу өчен мәҗбүри таләп булып тора.
🏆 Хәзер җиңел һәм тиз спорт страховкасын ясарга мөмкин онлайн
🌐Интернетка тоташу җитә
📱Полисны онлайн рәвештә сылтама буенча рәсмиләштерергә мөмкин
👇🏻 👇🏻 👇🏻https://www.goprotect.ru/p6568
🏻 Мәгълүмат кертегез
💳 Уңайлы итеп түләгез
🖨 Түләгәннән соң полис сезгә email һәм whatsapp-ка киләчәк, аны бастырыгыз һәм үз имзагызны куегыз.
Еллык полисны рәсмиләштерергә киңәш итәбез, ул ярышларны гына түгел, ә ел дәвамында барлык күнегүләрне дә каплаячак.
Спортчылар өчен электрон иминиятләштерү иминият компаниясе офисында сатып алынган полис белән тулысынча охшаш булган, иминият компаниясе вәкиленең факсимиль имзасы белән беркетелгән һәм факсимиль мөһер белән расланган юридик документ.
Июнь ахырына кадәр mojsport24 промокоды гамәлдә -25% ташламага иминиятләштерү өчен