ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

26 июньдә Язлы Арташ АК-да "Яшьлек наркотикларга каршы"әңгәмәсе уздырылды.Чаралар Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Ул ел саен 26 июньдә билгеләп үтелә. Катнашучылар белән сәламәтлекне саклау кирәклеге, кеше организмына наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләштеләр. Аннары яшьләр арасында бильярд буенча турнир оештырылды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.  Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс

Тимершык авыл җирлеге территориясендә  су объектларында, су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда, «Су коену тыела» аншлаглары урнаштырылды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Террор – ул кешеләр группасына оешкан, үз максатларын кешеләрне җәзалау аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар кеше күп җыелган урыннарда шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр. Бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була.  Аңа каршы нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Бу сорауга карата Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Терроризмга каршы” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар үз тормышларына куркыныч янаганда, чишү юлларын табу турында да фикер алыштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

  Җинаять кодексының 222 маддәсенә искәрмә нигезендә әлеге статьяда күрсәтелгән предметларны ирекле тапшырган зат әлеге маддә буенча җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Игътибар! 28 нче июнь көнне Байлар Сабасы бистәсенең Гали Закиров урамында урнашкан ябык зиратында өмә үткәрелә

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

   Мишә авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу  даими алып барыла.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья әһәмиятендәге бәйрәмне - наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көнен билгеләп үтә. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

26 июньдә мәдәният хезмәткәрләре чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген алар фигуралы шуу буенча җәйге җыенга килгән балаларны кабул иттеләр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International