«Сороковые роковые» дип исмеләнгән батырлык сәгате

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

21 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Кояшкай» мәктәп яны лагерында ял итүче укучылар катнашында, Хәтер һәм кайгы көненә карата «Сороковые роковые» дип исмеләнгән батырлык сәгате үткәрделәр. Хәтер һәм кайгы көне сугышта һәлак булганнарны, фашист әсирлегендә җәфаланганнарны, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрне искә төшерә. Чара барышында балалар  иң куркыныч сугышларның берсе ничек башлануын, Брест ныгытмасын саклаучыларның батырлыклары, геройлар турында белә алдылар.

Фронтовик шагыйрьләрнең Бөек Ватан сугышы вакытында язган шигырьләрен укыдылар.

 Әлеге чара уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды, анда Бөек Ватан сугышы турында китаплар, сугыш һәм хәрби балачак турында хикәяләр тәкъдим ителде.

  Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны бер минутлык  тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International