Саба районында көрәш буенча дөнья чемпионаты тәмамланды

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Саба районында көрәш буенча дөнья чемпионаты тәмамланды


20сеннән 24 июньгә кадәр “Саба Арена” спорт комплексында көрәш буенча дөнья чемпионаты узды, анда дөньяның 25 иленнән 80нән артык көрәшче катнашты. Спортчылар 9 үлчәү категориясендә көч сынаштылар.

Чемпионат кысаларында көрәш фиджиталы буенча промо-турнир узды, анда спортчылар башта уен консолисында (5 раунд), аннары реаль келәмдә ярыштылар. Монда ук тест режимында атлар белән көрәш буенча дөнья чемпионаты узды.

Татарстан спортчылары 7 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International