2024 елның 29 июлендә Шәмәрдән балалар китапханәсе, «Балкыш» тернәкләндерү үзәге белән берлектә, Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырды.
Саба шәһәр җирлеге территориясендәге паркта чәчәкләр
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә арендалау өчен тагын бер торакка нигез салына башлады
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган истәлекле акциядә катнашты. Кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлегенә багышланган әлеге чара, акция символлары булган ак шарлар һәм кәгазь күгәрченнәр ярдәмендә уздырылды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау һәм музеефикация эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.
Районыбызда эшләп килүче «Оста-Саба» лагере - балалар өчен сәламәт яшәү рәвешен һәм фикерләү сәләтен үстерүдә- идеаль мөмкинлек булып тора!
27 июльдә «Сабантуй» спорт комплексы базасында Оста-Саба лагеренда тәрбияләнүчеләрнең туристлар слеты узды.
23 июльдә безнең приютка Россия Хәрби - Диңгез флоты, Кара диңгез флоты көне уңаеннан «Экипаж-бер гаилә» дип исемләнгән ансамбль чыгыш белән килде . Хәрби-Диңгез флоты ансамбле составына Бөек Ватан сугышында катнашучылар ветераннары, хәрби-диңгез гаскәрләренең төрле вәкилләре флоты, элеккеге матрослар, офицерлар, шулай ук Соловецкий утрауларында урнашкан Төньяк Хәрби флот мәктәбе юнглары да керә. Ансамбль героик-патриотик һәм үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүдә зур роль уйный. Җыр ансамбле репертуарында Совет һәм Россия авторларының диңгез, хәрби хезмәт, Ватанны саклаучылар турында җырлар бар иде. Үз чыгышлары белән ансамбль халыклар дуслыгын һәм Ватанга мәхәббәтне пропагандалый. Бик шәп очрашу өчен ветераннарга рәхмәтебезне белдерәбез!
Арып- талып кайткан эш көненнән соң, гаиләң белән бергә җыелып, зәңгәр экраннар каршында кино яки мультфильм карау үзе бер рәхәтлек бирә.
Июль ае дәвамында ир – егетләр һәм хатын – кызлар командалары арасында барган пляж волейболы уеннарында Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Уеннарда оешмадан ике ир – егетләр һәм алты хатын – кызлар командалары катнашты.