Оста-Саба лагереның туристлар слеты

2024 елның 30 июле, сишәмбе

27 июльдә «Сабантуй» спорт комплексы базасында Оста-Саба лагеренда тәрбияләнүчеләрнең туристлар слеты узды. Турслетның программасы бай булды: монда бау паркы да, төеннәр бәйләү дә, учак җыю да, палатканы сүтеп-җыю да бар иде. Катнашучыларны матур һава торышы кояш нурлары белән сәламләде. Аларга үзләрен туристлык һәм спорт күнекмәләрендә күрсәтү мөмкинлеге булды. Турслет барысы өчен дә чын бәйрәмгә әверелде . 

Һәр бәйгенең дә җиңүчеләре булган кебек, лагерьда тәрбияләнүче отрядлар арасында да урыннар билгеләнде. Һәр этапның нәтиҗәләрен исәпләгәннән соң:

III урынны «Антивирус» отряды яулады,

II урынны «Фиксиклар» отряды алды , 

I урын «Кояшлы диңгез пиратлары " отрядына бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International