Әкият иленә сәяхат

2024 елның 30 июле, сишәмбе

2024 елның 29 июлендә Шәмәрдән балалар китапханәсе, «Балкыш» тернәкләндерү үзәге белән берлектә, Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырды.  Экскурсиядә катнашучылар Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында булдылар. Бүгенге көндә биредә 600 дән артык төр агач-куак үсемлекләре һәм җиләк-җимеш культуралары исәпләнә. Бакчада зифа туйлар аллеясы буйлап узарга, альпинарийга (чәчәкләр тавына), төрле агачларга, куакларга һәм чәчәкләргә сокланып карарга мөмкин.

Дендрология бакчасы территориясендә шулай ук «Ябалакта кунакта» паркы бар, анда тернәкләндерү үзәгенең ял итүчеләре әкияти урман буйлап йөри алды.

Дендрология бакчасы оранжереясы - ул тропик һәм субтропикларның экзотик дөньясы. Монда банан, папайя, ананас, инҗир, лимон, мушмула кебек экзотик үсемлекләрнең ничек үсүен һәм җимеш бирүен үз күзләрең белән күрергә мөмкин.  

Экскурсия яхшы тәэсирләр һәм якты мизгелләр белән истә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International