Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбе биләмәсендә ПМК мелиорациясе тарафыннан спорт мәйданчыгында эш төгәлләнеп килә.
Мәдәният йорты-барыннан да элек рухи үсеш һәм ял итү урыны. Аның тышкы һәм эчке күренеше кешеләрнең ялын оештыруда зур әһәмияткә ия. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре иртә яздан башлап мәдәният йорты янында төрле чәчәкләр үстерәләр. Кыш көне бу чәчәкләр тәрәзә төбендә урын алалар һәм матурлык бүләк итүләрен дәвам итәләр.
2024 елның 8 августы 00.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 8 августында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән: - төнлә һәм иртән томан булырга;
- көндез һәм кич секундына 15-18 м/с кыска вакытлы җилле яңгыр яварга мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарга янгын куркынычы фаразы
2024 елның 8 августында урыны белән урманнарның 3 классы янгын куркынычы саклана.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена Мәскәү шәһәреннән кунаклар килде. Аларга музей буенча эчтәлекле, мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Кунаклар мәдрәсә бинасының макеты, шулай ук бай тарихка ия булган кайбер экспонатлар белән сокландылар.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәре Кукмара районында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең күчмә сессиясендә катнашты. Гаилә кеше тормышында бик мөһим роль уйный. Нәкъ менә гаилә- мораль, рухи кыйммәтләргә өйрәтә, дөрес тормыш рәвешен алып барырга, тиешле һөнәр сайларга ярдәм итә.
"Оста- Саба" лагеренда тәрбияләнүче балалар педагог Шагвалиева А.М. белән бергәләп пыяла мозаикадан картиналар ясадылар.
3 август көнне "Казан" гаилә үзәге янында авиация көненә багышланган "Мин һаваны сайлыйм!" чарасы узды.
Бүген Саба балалар сәнгать мәктәбенә башкаладан кунаклар килде. Кабинетлар буенча экскурсия үткәрелде. Мәктәп белән танышканнан соң, укытучы Зәйнетдинова З.З. фортепиано буенча мастер – класс үткәрде.