ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Балалар журналы-иҗади идеяләр чыганагы, үзеңне күрсәтү, дуслар табу мөмкинлеге, уку дөньясына юл күрсәтүче.  Олы Нырты авыл китапханәчесе үз укучылары өчен " балалар журналлар дөньясында " дигән темага журналына күзәтү үткәрде. Балалар китапханә алдыра торган балалар журналлары белән таныштылар. Аннары алар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, журналларның кызыклы рубрикалары белән таныштылар, күңелле хикәяләр һәм шигырьләр укыдылар. Бигрәк тә уеннар, башваткычлар һәм ребуслар белән кызыксындык. Ахырда теләүчеләр өйдә уку өчен үзләренә журнал алдылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Песиләр-кешеләр белән бергә яши торган сөйкемле җан ияләре. 8 август көнне, Бөтендөнья песиләр көнендә, Шәмәрдән авыл китапханәсе «Китап битләре буйлап песиләр йөри»дигән библио-сәяхәт үткәрде. Балалар төрле әкият һәм мультфильм песиләре белән таныштылар, “Кем мяу диде”, “Күрсәт әле” биремнәрен үтәделәр, пазллар җыйдылар, табышмаклар чиштеләр. Чарага «Әйдә дуслашыйк» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда Х.Вебб, Э. Успенский, Б. Житков, К. Матюшкин кебек язучыларның китаплары тәкъдим ителде. Балалар яңа китаплар белән бик теләп таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

8 август көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең балалар өчен «Кызыклы журнал битләре» вакытлы матбугат көне үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Тимершык авыл китапханәсе " Укы,сакла, ярат китапны !"  дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Эшләр "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла.

Бүгенге көндә Саба муниципаль районының Урта Саба авыл клубы бинасында ремонт эшләре бара. Эшләрне җирле бюджет акчалары хисабына "ПМК №159" ҖЧҖ подрядчы оешмасы башкара.

Тэги: окс ОКС

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Оет авылы кунаклары, "Күңелле кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар булды. Алар өчен музей буенча экскурсия оештырылды, кунаклар урманчылыкны төзү һәм үстерү тарихын, урман тармагын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне белделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.  Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге окс ОКС

Кызыл-Мишә авылында иске коены торгызу буенча эшләр алып барылды. Коены ремонтлау теләген шушы авылда яшәүче Ахметвалиев Фарсил белдерде. Аның теләген махсус хәрби операциядә хезмәт итеп яраланып кайткан Биктимеров Ленур хуплап алып спонсорлык ярдәме күрсәтте. Нәтиҗәдә Ахметвалиев Фарсил, Биктимеров Ленур, Гыйлманов Рәмис бу эшне нәтиҗәле итеп башкарып чыктылар.   

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International