"Укы,сакла, ярат китапны !" әдәби сәгать

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Тимершык авыл китапханәсе " Укы,сакла, ярат китапны !"  дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Әлеге чара 9 нчы августа билгеләп үтеләчәк китап яратучылар көне уңаеннан уздырылды. Китапханәче балаларны яна китаплар белән таныштырып , китапны куллану кагыйдәләрен анлатты. Әлеге чарада  Саба районы  " Балкыш"  халыкка комлекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педогогы Нәгыймова М.С һәм И.Хусаиновалар катнашты. Чара ахырында  китапханәче  социаль хезмәткәрләр белән берлектә төрле кызыклы  әдәби -  интеллектуаль уеннар, төрле ишегалды уеннары  уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International