Сүлә авыл клубында узган «Сәламәтлеккә юл» дип аталган чарада катнашып, балалар моны ничек эшләргә икәнен белделәр.Чара башында балалар кешенең сәламәтлегенә нинди факторлар тәэсир итә һәм аның 50 проценты без алып барган яшәү рәвешенә бәйле икәнен белделәр. Аннары катнашучылар көн режимын үтәү кирәклеге, зарарлы һәм файдалы продуктлар,үсемлекләр, төрле спорт төрләре һәм, әлбәттә, кеше организмына зарарлы йогынты ясаучы зарарлы гадәтләр турында сөйләштеләр. Балалар викторинада катнаштылар.Чара тәмамлангач, сәламәтлегебез өчен көн режимын үтәү, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр.
Югары Шытсу мәдәният йортында “Гаилә-ил терәге” район гаилә бәйгесенең җирлек этабы үтте. Бәйрәмдә Шакировлар, Хидиятуллиннар, Фәләхетдиновлар, Мәүлетовлар гаиләләре катнашты. Чара авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәдәният хезмәткәрләренең котлавы белән башланып китте. Бәйрәм 4 турдан торды. 1 тур гаиләләр белән таныштырды. Икенче турда әтиләр бәби төрү, ә әниләр токмач кисү осталыкларын күрсәттеләр. Алга таба гаиләләр интеллектуаль сорауларга җаваплар бирделәр. 4 турда тамашачылар игътибарына иҗади чыгышлар тәкъдим ителде. Әти-әниләр дә, балалар да бик актив булдылар. Чара катнашучы гаиләләрне котлау һәм бүләкләү белән тәмамланды. Бик җылы гаилә бәйрәме килеп чыкты. Һәркем яхшы кәеф белән таралышты.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Гаилә дөньясы " уен программасын оештырдылар һәм үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, мәкальләр җыйдылар, гаилә традицияләре һәм яраткан бәйрәмнәр турында сөйләделәр.
Уеннар:" бер, ике"," Хохотунья","Чебурашка". Гаиләләр актив рәвештә музыкаль, Отгадай ребус, построй дом конкурсларында катнашалар. Ахырда барлык гаиләләр дә истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәм татлы ризыклар белән чәй өстәле артында тәмамланды. Шулай ук чарага китапханәдә "Гаилә зонтигы астында" китап күргәзмәсе оештырылды.
Кызыл Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Анда Шагабиевлар, Валиевлар, Ганиевлар, Гиниятуллиннар, Әүхәдиевлар,Аскаровлар, Биктимеровлар, Гилемшиннар гаиләләре катнашты. Өлкәннәр дә, балалар да конкурс программасында актив катнаштылар. Алар табышмакларга җавап бирделәр, гаилә, дуслык турында җырлар җырладылар, биеделәр, төрле биремнәр үтәделәр. Барлык катнашучылар да күтәренке, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.
10-11 августта Байлар Сабасы бистәсенең "Аргамак" картодромында Мини, Супер-мини, ОК-junior, ОК, KZ2 классларында картинг буенча Россия беренчелеге узачак.
2024 елның 10 августы 18.00 сәгатьтән 11 август 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 10 августында кич, 11 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән :
- яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә;
- төнлә һәм иртән көчле яңгырлар, локаль яңгырлар, томан көтелә.
9 нчы август көнне Шәмәрдәндә физкультурачылар һәм тимерюлчылар көне уңаеннан спорт чарасы үтте.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә мәчеләр көне үткәрелде. Күп халыклар, үз чиратында, кешегә иң якын булган әлеге йорт хайваннарын хөрмәтләү көннәрен билгеләделәр. Балаларга бу йорт хайваннары — мияулаучы затлы җан ияләре турында сөйләделәр. Балалар үзләренең мәче дусларына өйдә яхшы һәм уңайлы булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр, аларның гадәти булмаган тәртибе шуның белән аңлатыла. Бу көнгә китапханә диварларында күргәзмә ясалды һәм урамда рәсемнәр конкурсы үткәрелде.Балалар әниләре белән бергә яраткан йомшакларын ясадылар.Балалар шулай ук «мәче-тычканлы»да уйнадылар. Мәчеләр турындагы җырларны искә төшерделәр.
Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән экология сәгать үткәрде. Балаларга туган як табигате, аның басулары, урманнары, болыннар турында сөйләделәр. Балалар бушлай җир хәзинәсе булган дару һәм агулы үсемлекләр белән таныштылар. Алар турында мәгълүматлар бирелде, табышмаклар чишелде. Балалар бик теләп уеннар уйнадылар һәм вакытны күңелле үткәрделәр.
Тимершык авыл китапханәсендә «Журналлар иленә сәяхәт»дип исемләнгән мәтбугат сәгате үткәрелде. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китап укучыларыбыз өчен журнал битләрендә күпме файдалы һәм мавыктыргыч, күңелле һәм гыйбрәтле нәрсәләр басылган! Балалар бик теләп төрле журналлардан табышмаклар һәм шигырьләр эзләделәр.