“Гаилә-ил терәге” – гаилә бәйрәме

2024 елның 10 августы, шимбә

Югары Шытсу мәдәният йортында “Гаилә-ил терәге” район гаилә бәйгесенең җирлек этабы үтте. Бәйрәмдә Шакировлар, Хидиятуллиннар, Фәләхетдиновлар, Мәүлетовлар гаиләләре катнашты. Чара авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәдәният хезмәткәрләренең котлавы белән башланып китте. Бәйрәм 4 турдан торды. 1 тур гаиләләр белән таныштырды. Икенче турда әтиләр бәби төрү, ә әниләр токмач кисү осталыкларын күрсәттеләр. Алга таба гаиләләр  интеллектуаль сорауларга җаваплар бирделәр. 4 турда тамашачылар игътибарына иҗади чыгышлар тәкъдим ителде. Әти-әниләр дә, балалар да бик актив булдылар. Чара катнашучы гаиләләрне котлау һәм бүләкләү белән тәмамланды. Бик җылы гаилә бәйрәме килеп чыкты. Һәркем яхшы кәеф белән таралышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International