ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2024 ел
дүшәмбе

10 августта Юлбат авыл китапханәсе «Китап - якты нур» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде һәм анда катнашучыларны китапханә фондының кызыклы яңалыклары белән таныштырды. Чара барышында китапларга күзәтү ясалды һәм китаплар турында кыскача мәгълүмат бирелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

9 августта барлык укучылар үзләренең бәйрәмнәрен - Бөтендөнья китап сөючеләр көнен билгеләп үтәләр. Китап сөючеләр көненең төп бурычларыннан берсе – китап укуны популярлаштыру. Бу көнне Юлбат күчмә авыл китапханәсе, Тенеки авыл клубы белән берлектә, "Җәйге китапханә" проекты кысаларында, "Китап сөючеләр утравы" әдәби бәйрәме үткәрде. Оештыручылар балаларны китап язу тарихы һәм бәйрәм тарихы белән таныштырдылар. Яшь китап сөючеләр яраткан шигырьләрен яисә китаплардан өзекләрне кычкырып укыдылар, "Әкият дөньясында" конкурсында катнашканда актерлык сәләтләрен күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар таптылар. Ахырда балалар өчен китапларга күзәтү ясалды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

8 августта Юлбат авыл китапханәсе мөдире «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясенә кушылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

11
август, 2024 ел
якшәмбе

Бөтендөнья мәчеләр көне ел саен 8 августта хайваннарны яклау буенча халыкара фонд инициативасы белән билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Юлбат авыл китапханәсе «Безнең йомшак дуслар - мәчеләр» дип исемләнгән чара үткәрде. Яшь укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырды, күзәтү үткәрде һәм мәчеләр турында кыскача мәгълүмат бирде. Катнашучылар бу хайваннар тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Мәчеләр турындагы әкиятләрне искә төшерделәр һәм алар турында кызыклы моментлар сөйләделәр. Балалар рәхәтләнеп шигырьләр укыдылар, табышмакларны чиштеләр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

 5 августта Бөтендөнья светофор көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм-балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемасына җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне формалаштыру һәм ныгыту, балаларның юл-транспорт җәрәхәтләнүен булдырмау максатыннан, 7 августта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән инспекторы И.Д. Насыйбуллин һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе башлыгы Ягъфәрова Г.Н. белән бергә «Светофорның  кирәк өч сүзе» куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

3 август – Бөтендөнья карбыз көне. Бу көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Күңелле карбыз көне» дип исемләнгән танып - белү сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар өчен төрле викториналар һәм ребуслар үткәрелде. Чара карбыздан сыйлану белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе

Югары Шытсу мәдәният йортында балалар катнашында концерт булып узды. Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Тамашачылар балаларның чыгышларын кайнар алкышларга күмделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

10
август, 2024 ел
шимбә

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.  Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Иштуган авылыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды. Алар өчен музей буенча экскурсия оештырылды, кунаклар урманчылыкның барлыкка килү һәм үсеш тарихын, урман тармагы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында мәгълүмат тупладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International