ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2024 ел
дүшәмбе

Сүлә авылында үзара салым чаралары хисабына агач кисү һәм елгаларны чистарту эшләре тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

“Курсабаш” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

   11 август көнне «Сабинка» елгасы яр буенда, «Алдынгылар хәрәкәтене»нең милли рухтагы «БиЮ» дип исемләнгән яшүсмерләр күңел ачу кичәсе булып узды. Биредә 200дән артык укучы яшьләр һәм Казаннан оештыручыларның зур командасы җыелган иде. Чарага килүчеләрне диджей-сетлар, бадминтон буенча турнир, мастер-класслар һәм төрле команда уеннары көтте.

2024 елның 9 августында «Олимп» футбол кыры базасында, Байлар Сабасында физкультурачылар Көненә багышланган район ярышлары узды.

Физик культура кешеләрне берләштерә, көчлерәк итә һәм куелган максатларга ирешергә өйрәтә.

«Әллүки» балалар бакчасы территориясендә чәчәкләр

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Сатыш авыл җирлеге спортчылары районда Физкультурачылар көненә багышланган ярышта катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге башкарма комитет бинасы каршындагы  чәчәкләр яз башыннан алып беренче салкыннар башланганчыга кадәр күп төрле чәчәкләре белән сөендерә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ищенко Екатерина Сергеевнаны һәм Фәйзетдинова Сафираны «Россиянең спорт мастеры» исеменә лаек булулары белән котлыйбыз! Лаеклы бүләк белән сезне! Җиңүләр сезнең мәңгелек юлдашыгыз булсын, алар сезне һәрвакыт якты йолдызларга илтсеннәр. Һәрвакыт титуллар, беренче урыннар һәм кубоклар алуыгызны телибез. Сез дөньяның барлык бүләкләренә лаек!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

2024 елның 11 августында «Саба-Арена»да өстәл теннисы бүлеген 2024/25 елгы сезонны «Якшәмбе Лигасы» белән ачтылар.  Ә ул «Физкультурник көненә» багышланган иде. Турнирда сабалыларның 13 командасы катнашты. Турнирның өченче урыны «Шәмәрдән» дуэты Галина Гороховатченко белән Алсу Нигъмәтҗановага булды. Икенче урында-«Саба-Арена» дуэты артында Хайём Исмаилов-Әлфис Вәлиуллин. Турнирның җиңүчесе булып «Килдебәк» дуэты Мурат Ибраһимов-Данис Әхмәтҗанов танылды. Җиңүче һәм призерлар татлы призга лаек булдылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International