Өстәл теннисы буенча лига

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

2024 елның 11 августында «Саба-Арена»да өстәл теннисы бүлеген 2024/25 елгы сезонны «Якшәмбе Лигасы» белән ачтылар.  Ә ул «Физкультурник көненә» багышланган иде. Турнирда сабалыларның 13 командасы катнашты. Турнирның өченче урыны «Шәмәрдән» дуэты Галина Гороховатченко белән Алсу Нигъмәтҗановага булды. Икенче урында-«Саба-Арена» дуэты артында Хайём Исмаилов-Әлфис Вәлиуллин. Турнирның җиңүчесе булып «Килдебәк» дуэты Мурат Ибраһимов-Данис Әхмәтҗанов танылды. Җиңүче һәм призерлар татлы призга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International