Картинг буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге

2024 елның 10 августы, шимбә

10-11 августта Байлар Сабасы бистәсенең "Аргамак" картодромында Мини, Супер-мини, ОК-junior, ОК, KZ2 классларында картинг буенча Россия беренчелеге узачак. Ярышларда 186 спортчы катнаша. Бүген ярышларны ачу тантанасы узды. Ачылышта хөрмәтле кунаклар катнашты:

Формула-1нең беренче Россия пилоты һәм SMP RACING Спорт директоры, РАФ вице-президенты Петров Виталий Александрович.

Картинг комитеты рәисе РАФ Чамкин Роман Владимирович.

Саба муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы.

"КАМАЗ-мастер" командасы пилоты, Россиянең атказанган спорт мастеры, "КАМАЗ автоспорт" предприятиесе директоры урынбасары Мәрдиев Айрат Илгизәр улы.

2023 ел ОК классында картинг буенча дөнья чемпионы Куцков Кирилл.

"Аргамак" картодромында "КАМАЗ-мастер" узыш автомобиле һәм истәлеккә фотога төшәргә мөмкин булган Формула-1 узыш автомобильләре тәкъдим ителгән. Шулай ук автомобиль спорты буенча уен симуляторларында да уйнарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International