"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" ял кичәсе

2024 елның 10 августы, шимбә

Кызыл Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Анда  Шагабиевлар,  Валиевлар, Ганиевлар, Гиниятуллиннар, Әүхәдиевлар,Аскаровлар, Биктимеровлар, Гилемшиннар гаиләләре катнашты. Өлкәннәр дә, балалар да конкурс программасында актив катнаштылар. Алар табышмакларга җавап бирделәр, гаилә, дуслык турында җырлар җырладылар, биеделәр, төрле биремнәр үтәделәр. Барлык катнашучылар да күтәренке, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International