9 нчы август көнне Шәмәрдәндә физкультурачылар һәм тимерюлчылар көне уңаеннан спорт чарасы үтте.

2024 елның 10 августы, шимбә

9 нчы август көнне Шәмәрдәндә физкультурачылар  һәм тимерюлчылар көне уңаеннан спорт чарасы үтте. Гаилә елы уңаеннан оештырылган әлеге чарада, спортчылар гаиләләре белән катнаштылар. Чөнки нәкъ менә әти- әниләр балаларына үрнәк күрсәтергә тиешләр.     Чараны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Кави улы Вәлиев, "Яшьлек"яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Алисә Мәгфүр кызы Гомәрова башлап җибәрделәр. Алар спортчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм ярышларда уңышлар теләделәр.Спорт сөючеләр исә  сынатмады. Алар йөгерү, гаилә белән эстафетада,  турникта тартылу, жирдән этелү, баскетбол, гер күтәрү, сумо ярышларында катнаштылар. Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнгә үзләренең матур концерт номерлары белән тагы да ямь өстәделәр. Спорт уеннарында Саба,Тимершык, Икшермә, Лесхоз, Шәмәрдән, Шытсу авылларыннан 100 дән артык кеше катнашты. Урыннар ничек билгеләнүгә карамастан, бәйрәмнән һәрберсе  күңел күтәренкелеге, яңа көч, грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International