Балтач МДСУ оешмасы көче белән Алан-Елга авылында юл төзекләндерү
Алан-Елга авылында 80/20 программасы буенча торак йорт төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә торак йортның эчке эшләре башкарыла.
25 сентябрь көнне Юлбат авыл китапханә мөдире «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды. Сәламәтлекне ничек ныгыту һәм саклау турында мәгълүмат тәкъдим иттелде. Сәламәт яшәү рәвеше дөрес туклануны оештыруны, тигез физик йөкләнешне, даими ял итүне күз алдында тота.
21 сентябрь көнне Юлбат авыл китапханәсе балаларны вакытлы матбугат белән таныштырды. Балалар мавыктыргыч уеннар уйнадылар, кызыклы биремнәр, сканвордлар чиштеләр.
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләрдән файдаланучылар алдында Олы Нырты авыл җирлеге һәм «Язлы Арташ»авыл клублары хезмәткәрләре матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
2024 елның 28 сентябрендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге клиент хезмәтләре гражданнарны кабул итүгә чакыра
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Түләүсез юридик ярдәм көне кысаларында гражданнарны бергәләп кабул итү
"Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" ндә директор раслаган график нигезендә янгын куркынычсызлыгы буенча күнегүләр үткәрелде. Эвакуация планында күрсәтелгәнчә укучыларны һәм укытучыларны бинадан эвакуацияләү тәртибе, юнәлеше һәм кыскача юллары эшләнде. Өйрәнүләр өчен җаваплы С. Н.Солтанов хезмәткәрләрне һәм укучыларны эвакуацияләүгә һәм шартлы янгынны сүндерүгә йомгак ясады. Тренировка нәтиҗәләре уңай, куелган максатлар һәм бурычларга ирешелде.