Түләүсез юридик ярдәм көне кысаларында гражданнарны бергәләп кабул итү

2024 елның 27 сентябре, җомга

27 сентябрьдә Саба районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Рафил Галимҗанов социаль фондның Саба районында клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Фәридә Якупова белән берлектә "Россия юристлары ассоциациясе" Бөтенроссия оешмасының татар төбәк бүлеге оештырган түләүсез юридик ярдәм көне кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең Саба бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте.

            Сораулар белән 2 кеше мөрәҗәгать итте. Консультация сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең төп сораулары:

 - озак вакытлы стаж өчен картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясе;

- документлар югалган очракта стажны раслау; пенсияне индексацияләү;

-80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау буенча түләүләр;

 Өстәмә рәвештә пенсия законнарындагы барлык үзгәрешләр, шулай ук аларның ничек гамәлгә ашырылуы, булачак пенсия күләменә йогынты ясый торган Параметрлар турында аңлатмалар бирелде. Шулай ук Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында өйдән чыкмыйча гына социаль фонд электрон хезмәтләрен алу мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде. Катнашучыларның сорауларына җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International