2024 елның 28 сентябрендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге клиент хезмәтләре гражданнарны кабул итүгә чакыра

2024 елның 27 сентябре, җомга

     2024 елның мартыннан башлап Социаль фондның Татарстан бүлеге клиент хезмәтләрендә һәр айның соңгы шимбәсе гражданнарны кабул итү көне булып тора. Сентябрьдә бу көн 28 сентябрьгә туры килә.

    «Социаль фондның төбәк бүлеге Татарстан Республикасының һәр районында урнашкан клиент хезмәтләрендә халыкка хезмәт күрсәтә. Клиентларны кабул итүнең яңа графигы эшләүче гражданнар өчен аеруча уңайлы, чөнки алар клиент хезмәтләренә үзләренең ял көннәрендә мөрәҗәгать итә алалар», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

     Өстәмә хезмәт күрсәтү көннәрендә Социаль фонд Саба бүлеге клиент хезмәтләре гражданнарны 9-00 дән 12-00 га кадәр кабул итә. Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтләре адреслары һәм эш графигы белән Россия Социаль фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

      Өстәмә кабул итү көннәрендә  гражданнарга Социаль фондның барлык хезмәтләре күрсәтелә. Март аеннан башлап бүгенгәчә өстәмә кабул итү көннәре дип игълан ителгән   шимбә көннәрендә Татарстан Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре 970 татарстанлыны кабул итте.

 

    Әлеге  мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә  08.15-17.30, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә  шалтыратып , консультация ала аласыз.

     Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук безнең ВКонтакте, Одноклассниках һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International