Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Казан шәһәренең экскурсоводлары өчен район буенча туристик маршрут оештырды. Экскурсоводлар командасы районыбызның матурлыгына, чисталыгына һәм төзеклегенә сокландылар. Экскурсия ахырында рәхмәтләрен җиткерделәр һәм кызыклы эчтәлекле юнәлеш - Саба районы турында барлык туристларга да сөйләячәкләрен әйттеләр!
Сатыш авылы мәдрәсә музеена Казан шәһәреннән кунаклар килде. Кунаклар музейдагы экспонатларны игьтибар белән карадылар, төрле сораулар биреп, җаваплар ишеттеләр. Аларда мәдрәсә макетында чагылган шул вакыттагы шәкертләрнең уку, яшәү шартлары зур кызыксыну уятты.
Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. 2 октябрь көнне Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты һәм Чабья - Чурчи авыл клублары белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган "Һәр мизгел матур үзенчә"исемле концерты үткәрелде.Чараны алып баручылар барлык авылдашларын бәйрәм белән җылы котладылар. Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы кунакларга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләде. Иң яхшы концерт номерлары кунаклар өчен күңелле бүләк булды. Матур җырлар кәефне күтәреп кенә калмады, яшьлек елларына да кайтардылар. Чәй эчкәндә алар рәхәтләнеп аралаштылар, яшь чакларын искә төшерделәр. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Кичә авылдашлар белән очрашырга һәм бер-берсе белән яхшы кәеф белән уртаклашырга менә дигән сәбәп булды.
Халыкара өлкәннәр көне-буыннар дәвамчанлыгы, иҗади хезмәт кыйммәтләре, өлкән яшьтәге кешеләрнең тәҗрибәсе һәм зирәклеге турында искә төшерү өчен билгеләнгән үзенчәлекле дата.
Югары Симет урта мәктәбендә өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Шушында эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларга, хезмәткәрләргә укучылар концерт номерлары куйдылар. Өлкәннәр балаларның сорауларына җавап бирделәр, яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар. Мәктәп директоры Гарифуллин Рафис Нәкыйп улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.
2 октябрь көнне, Саба район китапханәсендә район мәдәният йорты белән берлектә, озак еллар мәдәният бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез өчен Өлкәннәр көне уңаеннан очрашу үткәрелде. Кунаклар реконструкциядән соң заманлаштырылган китапханә белән танышылар. Чара район мәдәният бүелеге начальнигы Рөстәм Фидаилевичның котлаулары белән башланып китте, һәм Марат Әмирхановның Г. Тукай тормышында булган шәхесләргә багышланган "Бибимәмдүдә" китабының презентациясе тәкъдим ителде. Чараның икенче өлеше "Тукай" паркында Саба мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт номерлар белән чәй эчү белән тәмамланды.
Әбием! Бабам!Дәү әнием! Дәү әтием! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Дәү әниләр, дәү әтиләр гаиләдә булсалар, тәрбияле, мәрхәмәтле булып үсә балалар.Чынлап та нинди зур бәхет бит оныклар өчен әби бабайларының мәхәббәтен, җылысын тоеп яшәү! 2 октябрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсе белән берлектә “Әби-бабайлы-була рәхәт”дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы котлавы белән башланды. Китапханәчеләр әзерләгән: кызыклы уен-биремнәрне: “Минем әби-бабаем”, “Педагог әби-бабай”, “Җитез бабай”, “Сорау бирә әбиләр, ни диярләр бабайлар?”һ.б. кызыклы уен биремнәрне әби-бабаларыбыз актив булып катнаштылар. Ә оныклар һәр бирем арасында үзләренең матур шигырь-җырларын әби-бабаларына бүләк иттеләр. Язучы Нәбирә Гыйматдинова, халык артисты, татар актеры Әсхәт Хисмәтов, эстрада артисты Җәвит Шакиров үз теләкләрен белдереп, бәйрәм белән видеоэлемтә аша котладылар. Чарадан катнашучыларыбыз бик күп уңай эмоцияләр алдылар! Чара ахырында Билалова Л.Р. үз теләкләрен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды
Быел беренче тапкыр Татарстанда яшәүче 33 меңнән артык кеше физик затлар керемнәренә салымны (НДФЛ) 2023 елда банк кертемнәре буенча процент керемнәреннән 2,9 млрд сум күләмендә салым түләячәк.
Байлар Сабасының "Ильвина "ресторанында 1 октябрьдә "Өлкәннәр көне" ндә гадәткә кергән чара — парларның "алтын һәм бриллиант " юбилейларына багышланган бәйрәм булды, алар бергә яшәүнең 50 һәм 60 еллыгын билгеләп үттеләр.
Көзге календарьда бер истәлекле көн бар, ул — 1 октябрь, бу вакытта һәрберебезнең күңеле өлкәннәргә карата тирән рәхмәт, ихтирамлылык хисе белән яна башлый — ул өлкәннәр Көне. Бу көнне, безнең приютта өлкәннәргә багышланган бәйрәм концерты үтте. Безнең приютта тәрбияләнүчеләр әзерләгән музыкаль котлаулар өлкән буын вәкилләренең күңеленә хуш килде. Бәйрәм чарасы дәвамында балалар өлкәннәребезгә саулык-сәламәтлек, озын, тыныч, мул тормышта яшәүләрен теләп котлау сүзләре җиткерделәр.