Көзге календарьда бер истәлекле көн бар, ул — 1 октябрь, бу вакытта һәрберебезнең күңеле өлкәннәргә карата тирән рәхмәт, ихтирамлылык хисе белән яна башлый — ул Өлкәннәр Көне. Бу көнне, безнең приютта өлкәннәргә багышланган бәйрәм концерты үтте. Безнең приютта тәрбияләнүчеләр әзерләгән музыкаль котлаулар өлкән буын вәкилләренең күңеленә хуш килде. Бәйрәм чарасы дәвамында балалар өлкәннәребезгә саулык-сәламәтлек, озын, тыныч, мул тормышта яшәүләрен теләп? котлау сүзләре җиткерделәр.