Әби-бабай

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Әбием! Бабам!Дәү әнием! Дәү әтием! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Дәү әниләр, дәү әтиләр гаиләдә булсалар, тәрбияле, мәрхәмәтле булып үсә балалар.Чынлап та нинди зур бәхет бит оныклар өчен әби бабайларының мәхәббәтен, җылысын тоеп яшәү! 2 октябрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсе белән берлектә “Әби-бабайлы-була рәхәт”дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы котлавы белән башланды. Китапханәчеләр әзерләгән: кызыклы уен-биремнәрне: “Минем әби-бабаем”, “Педагог әби-бабай”, “Җитез бабай”, “Сорау бирә әбиләр, ни диярләр бабайлар?”һ.б. кызыклы уен биремнәрне әби-бабаларыбыз актив булып катнаштылар.  Ә оныклар һәр бирем арасында үзләренең матур шигырь-җырларын әби-бабаларына бүләк иттеләр. Язучы Нәбирә Гыйматдинова, халык артисты, татар актеры Әсхәт Хисмәтов, эстрада артисты Җәвит Шакиров үз теләкләрен белдереп, бәйрәм белән видеоэлемтә аша котладылар. Чарадан катнашучыларыбыз бик күп уңай эмоцияләр алдылар! Чара ахырында Билалова Л.Р. үз теләкләрен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International