Түбән Шытсу авылында яшәүче Калимуллин Заһидулла Калимулла улы 1929 елның 5 октябрендә Саба районы Түбән Шытсу авылында дөньяга килә. Заһидулла абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. Заһидулла абый яшьли авыл агайлары белән тубал киеп орлык чәчә, ат көтүе дә көтә, ат, үгез җигеп сука да сукалый.
1956 елның 9 маенда Түбән Шытсу авылы кызы Сәвиягә өйләнә.
Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә. Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Заһидулла абыйның 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Ул улы Ринат, килене Мәдинә тәрбиясендә гомер итә.
Заһидулла абый гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан. Тыл ветераны. Яшьтән карусыз, тырыш егет колхозның алдынгы эшчесе була, күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек була.
Тәртипле, төпле акыллы, һәркемгә рәхмәтле Заһидулла абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.
5 октябрь көнне Яңа Чишмә авылында "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призына хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды.
4 октябрьдә Арча районында «Наш дом – Татарстан» республика этномәдәни фестивале узды.
Шәмәрдән авылында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә юл салу эшләре бу елга төгәлләнде.
4 нче октябрь көнне, Яр Чаллы шәһәрендә, Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе Президенты Кубогына, авыл районнары арасында финал ярышлары үтте.
29 сентябрьдә, Өлкәннәр көне уңаеннан, Саба районы эшмәкәрләре, районның Игелек үзәге белән берлектә, Көмеш волонтерлар өчен бәйрәм оештырдылар. «Хәят» (тормыш) халык инициативаларын үстерү һәм тормышка ашыру командасы өчен Казанга сәфәр кылынды, анда Шамил мәчетендә булдылар һәм Г.Камал исемендәге театрга бардылар.
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, җан башына уртача кереме регионда билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гражданнарга:
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Өлкәннәр көненә багышланган " Якты гомер көзем!» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чараны алып баручылар өлкәннәрне бәйрәм белән җылы котладылар. Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р. кунакларга сәламәтлек, озын гомер теләде һәм матур музыкаль котлау бүләк итте. Үзешчән сәнгать номерлары куелды. Бәйрәмнең кульминациясе бәйрәм чәй эчүе булды. Өйдә пешерелгән пешкән ризыкның исе бәйрәм рухын, өлкәннәргә карата кайгыртучанлык һәм игътибарны тоюны тагын да көчәйтте. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы яхшы дәрәҗәдә узды. Авылыбызның өлкән буыны көндәлек тормышта да игътибарсыз калмас дип өметләнәбез.
4 октябрь көнне район китапханәсе хезмәткәрләре Олыяз балалар бакчасының балалары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрделәр. Яхшы китап-гомер буе дус. Китапханәнең бурычы-үсеп килүче буында китапка һәм укуга мәхәббәт тәрбияләү, дөньяга карашны һәм кызыксынуны киңәйтү, аларда китапларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Балаларга «Китаплар төрле була» әдәби-танып белү сәгате уздырылды. Китапханәчеләр иң зур һәм иң кечкенә, иң акыллы һәм иң тылсымлы китап белән таныштырып, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара “Беләзек ясау” мастер-класслары белән тәмамланды.