Иштуган тимер юл разъезы бистәсендә, гражданнарның үзара салым акчалары исәбеннән урам-юл челтәрен (поселок тыкырыкларын) төзекләндерү эшләре төгәлләнде
Предприятиегә экскурсия-балаларны җитештерү һәм һөнәрләр нигезләре белән таныштыруның иң нәтиҗәле формаларының берсе. Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар өчен "ИТ бароны"СПСПК»сына һөнәри юнәлеш буенча экскурсия оештырдылар. Безне фермер Әхмәдуллин Илфат каршы алды һәм җитештерү турында сөйләде.Ит ярымфабрикатлары җитештерү цехында пилмән, манты һәм башка ярымфабрикатлар җитештерәләр. Продукция бик сыйфатлы, суытылган һәм туңдырылган ит ярымфабрикатлары Татарстанның биш районында сатыла.Экскурсия вакытында балаларга ярымфабрикатлар әзерләүнең тулы циклын күрсәттеләр. Пилмән цехында балалар камыр басу машинасында камырны ничек басарга, кисү һәм пилмән ябыштыру принципларын белделәр. Шулай ук балаларга шок туңдыру камерасын күрсәттеләр, анда продукия туңдырыла һәм ярымфабрикатлар кибетләргә озатылганчы саклана.Балалар он һәм ит цехларының эшен күрделәр, продукция төрләре, төрү һәм саклау ысуллары турында белделәр. Балалар зур кызыксыну белән эш барышын күзәттеләр һәм цех хезмәткәрләренә сораулар бирделәр,алар цехта булуларына бик шат иделәр, күпләр хәтта киләчәктә үз производстволарын булдыру турында уйладылар.
Иштуган авыл җирлегендә 80/20 дәүләт программасы буенча, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаилә өчен торак йорт төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә эчке өлешен төзү эшләре бара. Төзелеш эшләрен ҖЧҖ "ПМК-159" башкара"
Тимершык авыл җирлегендә үзарасалым программасы буенча каты өслекле юллар салу башкарылды. Рамазан ҖЧҖ Тимершык һәм Кызыл-Мишә авылларында юл салу эшләрен сыйфатлы итеп башкарды.
Югары Шытсу китапханәсендә "Рәшит Бәшәр - балаларның яраткан язучысы" исеме астында әдәби сәгать үткәрелде. Балалар бик теләп әлеге язучының иҗаты белән якыннан таныштылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Саба" ҖЧҖ бу ялларда пай җирләре өчен халыкка ашлык бирде.
Проектны оештыручылар: Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты һәм «социаль өлкә»фонды. Проект РФ Иҗтимагый палатасы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Түбән Шытсу мәдәният йортында "Буыннар тарихы - гаилә ядкаре" фестиваль конкурсының район этабы үткәрелде. Әлеге чарада Түбән Шытсу авыл җирлегенә кергән учрежденияләр чыгышы тәкъдим ителде. Конкурс-фестиваль нигезенә Нигматҗан бабай нәселе, Елыш авылыннан Рамазановлар гаиләсе алынды. Алар бай эчтәлекле чыгыш тәкъдим иттеләр. Айдар Рамазанов тамашачыларны һәм комиссияне үз эченә 800 дән артык кешене алган зур шәҗәрә белән таныштырды.
Кичә 13 октябрь көнне Саба-Аренада бадминтон буенча традицион "Саба Якшәмбе турниры" узды. Бу юлы анда Тәтеш районыннан һәм Чаллыдан килгән кунаклар катнашты. Саба районы бадминтончылары белән бергә барлыгы 42 яшь бадминтончы булды.
Җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
"А" төркеме 1нче урын - Зәйниев Айназ (Саба),2урын - Пучинина Роксана (Н-Чаллы) 3нче урын - Галимуллин Рәсүл (Сабы).
"В" төркеме 1 урын - Әхмәтшина Самира (Сабы).2урын - Баһманова Камилла (Сабы), 3нче урында - Рәхимов Адель (Сабы).
"С" төркеме 1 урын - Шагеев Айзат (Саба),2нче урын - Меньшов Ростислав (Тәтеш), 3нче урында - Исламов Солтан(Н-Челны),
"Д" төркеме 1 урын - Горбунов Егор (Тәтеш),2нче урын - Сафин Зиннәтулла (Саба), 3 урын - Жуков Тимофей (Тәтеш),
"Е" төркеме 1нче урын - Рәхмәтуллина Самира (Тәтеш) 2урын - Фатеева Александрина (Тәтеш), 3нче урында - Сәлахова Мәрьям һәм Сәлахов Кәрим (Тәтеш).
Барлык призёрлар да грамоталар алды.
Ә турнирда катнашучыларның барысы да безнең турнир попечителе "ПМК" ҖЧҖ директоры Маковеев Константин тарафыннан баллы бүләкләр алды. 

