«Олимп " спорт мәктәбенең яшь боксчылары нәтиҗәләре
15 апрель көнне Олы Нырты авылыннан тыл ветераны Җиһаншина Мәликә Муллахмәт кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мактаулы юбилярны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы һәм Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рәфис Сәфәргалиев котладылар. Расих Рәхимҗан улы Җиһаншинага Мәликә Муллахмт кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлавын тапшырды.
Олы Нырты авыл җирлегендә территорияне чистарту буенча өмә узды. Өмәдә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре актив катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Мишә авыл җирлегендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Бөек Ватан сугышы һәйкәленә капиталь ремонт эшләре башланды.
“Симет” авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы кыр эшләре башланып килә. Хәзерге вакытта күпьеллык үләннәргә ашлама кертү буенча эш алып барыла.
Олы Шыңар авыл җирлегендә Кече Шыңар авылы һәм Оет авылы зиратларында чүп - чар җыю өчен бункер-туплагычлар урнаштырылды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.