ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды. 

16 апрель көнне Тимершык авыл җирлеге театр коллективы Евлаштау мәдәният йортында А. Әхмәтгалиеваның "Әйттерерсең әллә ни..." комедиясен сәхнәләштерделәр

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

13 апрель көнне Түбән Утар авылы клубында, Курсабаш авыл җирлеге үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә, "Кайнана" спектаклен куйдылар. Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы уйнавы, залның соклануын уятты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

15 нче апрель көнне Курсабаш авыл җирлеге тамашачылары Саба мәдәният йортында концерт программасы карадылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

«Җиргә бакча бүләк ит» тематик атнасы һәм #ЭКОЯЗ проекты кысаларында 3нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчеләрнең Сабабаш урманчылыгының кишәрлек урманчысы А.С. Гайнетдинов белән очрашуы булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүген "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты, программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә Сабабаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.

 

«Алдынгылар» волонтерлары 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен онытылмаслык театр бәйрәме оештырды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Сез эш Эзләдегезме яки аны алыштыру турында уйландыгызмы? Ул чагында сезне 18 апрельдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә чакырабыз! 

Олы Нырты мәдәният йортында, авыл китапханәсе, Язлы Арташ, Чабья-Чурча авыл клублары белән берлектә, «Яшьлек җырлары»дигән ял кичәсе үткәрелде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Вакыт хакимлек итми торган вакыйгалар бар, һәм еллар үткәнгә никадәр ерак китсә, аларның бөеклеге шулкадәр ачыграк була бара. Бөек Ватан сугышы әнә шундый вакыйгалар исәбендә. "Туган якны өйрәну" клубында катнашучыларның чираттагы утырышында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында түгәрәк өстәл үткәрелде. Тылда хезмәт куйганнарның тормышы турында, олы хөрмәт белән искә алынды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International