«Җиргә бакча бүләк ит» тематик атнасы һәм #ЭКОЯЗ проекты кысаларында 3нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчеләрнең Сабабаш урманчылыгының кишәрлек урманчысы А.С. Гайнетдинов белән очрашуы булды.
Урманчылар яшеллек турында кайгырталар, районыбызның урман байлыкларын саклыйлар һәм арттыралар, аларны сакчыл, рациональ файдалануны тәэмин итәләр. Бу гаҗәеп кешеләр урманны янгыннардан һәм рәхимсез юк итүдән коткарып, уникаль байлыкны торгызалар һәм саклыйлар. Әгәр дә безнең өчен урман – матур тере табигать булса, урманчылык хезмәткәрләре – аны чын саклаучылар.
Айрат Сәидович буш кул белән килмәде, ул балаларга яшь нарат үсентеләре алып килде. Урманчы балаларга агач утырту кагыйдәләрен җентекләп аңлатты. Эш башланганда яшь экологлар эш тәртибе белән таныштылар, инструментлар турында мәгълүмат алдылар, шулай ук инструктаж үттеләр. Шуннан соң яшь экологлар дәртләнеп файдалы эшкә керештеләр.