“Курсабаш” авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла.
Курсабаш авыл җирлегендәге һәйкәлдә ремонт эшләре башкарылып, коймалары буялды
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы матур уен күрсәтеп 1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» АКБОДА әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыруга, срокларны бозуга кагылышлы мәсьәләләр каралды, шулай ук тыңлаучыларда яраклылык срогы чыккан товарларны сатып алганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы тәкъдимнәр аеруча кызыксыну уятты. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылыкны арттыру максатында күрсәтмә һәм Мәгълүмати белешмәләр, буклетлар бирелде, «кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.
Уҗым культураларын , күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнде.
Чәчү эшләренә керештек.
"Игенче" ҖЧҖендә сабан культуралары 2687 гектарда чәчеләчәк, шулардан 1579 гектарда бөртекле сабан культуралары.
Чәчү эшләрен сыйфатлы башкару өчен ике чәчү комплексы катнаша.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында шторм-кисәтү
Җиңү көне алдыннан Туктар балалар бакчасында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗади күргәзмә оештырылды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация