Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» АКБОДА әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыруга, срокларны бозуга кагылышлы мәсьәләләр каралды, шулай ук тыңлаучыларда яраклылык срогы чыккан товарларны сатып алганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы тәкъдимнәр аеруча кызыксыну уятты. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылыкны арттыру максатында күрсәтмә һәм Мәгълүмати белешмәләр, буклетлар бирелде, «кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.