Саба муниципаль районының ГТО тест үзәге ГТО билгеләрен тапшыруны дәвам итә. ГТО нормативлары кешенең сыгылмалылык, координация, көч, тизлек һәм чыдамлык кебек төп физик сыйфатларының үсеш дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә. Барлык теләүчеләрне ГТО комплексы нормативларын үтәп, үзләренең физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерергә чакырабыз. ГТО билгесен алу-мактаулы бүләк кенә түгел, ә югары физик әзерлекне һәм үз-үзеңне камилләштерүгә омтылуны раслау да.
Тулырак мәгълүмат 8(84362) 2-45-89 телефоны буенча.