Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее «Үсеш» укучылары «Кар десанты» акциясендә актив катнаштылар.
Балалар авылыбызның өлкәннәренә ярдәм иттеләр, ишегалды территорияләрен кардан чистартырга булыштылар. Бу чын Тимур хәрәкәтенең искиткеч үрнәге.
Әлеге инициатива барыбызны да бер-беребезгә ярдәм итәргә һәм тирә-юньдәге кешеләр турында кайгыртырга рухландырды. Бергәләп без дөньяны яхшырак һәм матурырак итә алабыз!
Безнең укучыларыбыз игелекле һәм булдыклы булуларын тагын бер кат исбат иттеләр!
4 февраль көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә фитнес буенча төркемле шөгыль үткәрелде.
"Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршрутында "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасы кабат нәниләрне кабул итте. Биредә Сатыш “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.
3 февраль көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы, ТАССР ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, А.Алиш премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы әләме (Дәүләт флагы) авторы, якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтовның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музее Тавил аганың истәлекләрен барлау, эзләрен яңарту максатыннан районыбызга рәссамның иҗатын олылуачы, аны тирәнтен өйрәнүче иҗат, фән эшлеклеләрен үзенә җыйды. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында якташыбыз, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Мөхетдин улы Минһаҗев, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөхәммәтшин Зөфәр Гомәр улы, ТР Фәннәр академиясе тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Солтанова Рауза Рифкать кызы, якташыбыз, “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Сөембикә Кашапова, Тавил Хаҗиәхмәтовның туганы, баянчы, курайчы, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Рафинат Сәлахов та бар иде.
Кунаклар музей хезмәткәрләре белән берлектә рәссамның туган авылында, төп нигезендә булып, рәссамга бетмәс көч һәм илһам биргән гүзәл табигатенә сокландылар, туганы Рифат абый Каюмовның истәлекләрен тыңладылар, Йосыф-Алан авыл клубында, тарихчыбыз Илдар абый Сафинның шәхси музеенда булдылар. Ахырдан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” сәнгать бүлекчәсенең рәсем түгәрәгенә йөрүче балалар белән берлектә “Үз арабыздан чыккан танылган рәссам” исемле иҗади кичә-очрашу үтте. Биредә укучылар рәссамның тормыш юлы, күп кырлы эшчәнлеге турында бик тирән эчтәлекле мәгълүмат алдылар, аның рәсемнәре, эш кораллары, картиналарыннан торган күргәзмәне тамаша кылдылар. Әлеге олпат шәхесләр белән очрашу, якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтов иҗатына күзәтү аларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда зур этәргеч булыр.
«SabaBalahoner» муниципаль программасы Иләбәр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән таныштылар. Гаилә бюджеты аша керем, чыгым һәм бюджет сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Бухгалтер һөнәренең кирәклеген, алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен аңладылар.
4 февраль көнне Эзмә урта мәктәбендә "Виртуаль һәм тере дөньяда балаларның иминлеге. Хәзерге яшүсмерне бәладән ничек сакларга?" ПДН инспекторы А. Р. Мансурова катнашында әти-әниләрнең гомуми җыелышы узды.
3 февраль көнне Шекше авылының мәдәният йортында Шекше авыл җирлеге халык җыены узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 3 февраль көнне, "Россиядә фәнни ачышлар көне" уңаеннан, балалар белән "Суның үзлекләре" дигән темага тәҗибәләр ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды. Кечкенә "галимнәр" һәрберсе үзенә зур ачыш ясады. Су ул - яшәү чыганагы, аны сак тотыйк!