7 май көнне Язлы Арташ авыл клубында, Олы Нырты мәдәният йорты , китапханә, шулай ук Чабья - Чурчи авыл клублары белән берлектә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган « Жину язы» исемле матур бәйрәм концерты булып узды . Концерт "Без хәтерлибез - без горурланабыз" хәрби - патриотик агитбригада белән ачылды. Һәр көй бабаларыбызның батырлыгын, җиңүгә ышанычларын искә төшерде, тирән эчтәлекле җырлар җырланды, күңелгә үтеп керерлек бию номерлары башкарылды, Ватан турында шигырьләр генә укып калмады, бәлки тулы бер музыкаль - әдәби композицияләр дә күрсәттеләр. Һәр чыгыш Ватаныбызны саклаучылар истәлегенә зур хөрмәт һәм ярату белән әзерләнде.Тамашачылар үз хисләрен тыя алмады, күз яшьләре белән җырлап җибәрде һәм һәр чыгышны алкышлады. Финал чыгышы « Җиңү көне» җыры булды . Бәйрәм концерты хис-кичерешләр өермәсе уятты һәм һәр катнашучының йөрәгендә тирән тәэсир калдырды.
Өч Нарат авылында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинг узды
Мамалай һәм Аккүл-Бигенәй авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур бәйрәм узды.
8 май көнне Олы Арташ авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглары, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлеге хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салу һәм агач утырту белән тәмамланды.
9 Майда Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен Җиңүнең 80-еллыгына һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елына багышланган «Победный май» бәйрәм концерты булды.
9 майда Шәмәрдән мәдәният йорты Җиңү көне һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан “Бөек Җиңү исәнме!” флаглары белән автойөрүне оештырды.
8 май көнне Ике Басу Арташ мәдәният хезмәткәрләре,авыл китапханәсе белән берлектә, "Күбәләк" балалар бакчасы коллективы катнашында, Ике Басу Арташ авылының үзәк урамында урнашкан мемориаль плитка янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган « Җиңү кайтавазы мәңгелек» исемле истәлекле митинг үткәрделәр. Сугыш кырларында һәлак булганнарны искә алырга авылдашлары, сугыш чоры балалары, яшьләр, район вәкиле салым хезмәте начальнигы Шәфиков Айрат Вазыйх улы,Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы килгән иде. Традиция буенча истәлекле чара тантаналы өлештән башланды. Ватанны, тыныч тормышны саклаучыларны искә алдылар. Сугыш һәр гаиләгә кагыла: ирләр фронтка китә, ә картлар, хатын-кызлар һәм балалар көннән-көн тылда хезмәт итә. Чара барышында илебезне хәрабәләрдән күтәрүчеләргә, ата-анасыз калган балаларның тулы бер буынын тәрбияләүчеләргә рәхмәт сүзләрен әйтергә онытмадылар. Бер минут тынлык белән бу дәһшәтле сугыш һәм тыл ветераннарын искә алдылар, мемориаль плитә итәгенә чәчәкләр салдылар. Һәркемгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм, әлбәттә инде, яраткан илебез өстеннән тыныч күк йөзе теләделәр.