ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

8 майда, Җиңү көне алдыннан, Лесхоз бистәсе халкы, мәктәп укучылары, мәдәният һәм оештыру хезмәткәрләре, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән батырлар истәлеген мәңгеләштерү өчен, «Буразнада калган еллары» дигән традицион тантаналы митингка җыелдылар. Быел бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә аеруча зур әһәмияткә ия булды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәме уңаеннан Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Районнан вәкил- Исмагилов И.Ш., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н.  исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

9 май - Бөек Җиңү көнендә Финанс - бюджет палатасы бердәм катнашты. Безнең тарафтан халыкка театральләштерелгән тамашада 1945 елның җиңү көнен алып килгән мизгелләр тәкъдим ителде. Яу кырыннан кайтып килүче сугышчы егетләрне кызлар, әниләр, апалар каршы ала.
. Ил - җирләребездә тынычлык урнашсын! Күкләребез һәрчак аяз булып, һәр гаиләдә иминлек булсын.

Арташ авыл җирлеге Җиңү көненә багышланган парадта катнашты.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Татар Икшермәсе авылында митинг-концерт

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

8 май көнне Сатыш авыл җирлеге оешма җитәкчеләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты.  Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә Җиңү көне уңаеннан митинг

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International