Җиңү көне! Илебезгә 80 нче тапкыр җиңү язы килде. 6 май көнне Саба район китапханәсенең уку залында даими китап укучыларыбыз белән “Хәтер яктысы” батырлык сәгате үткәрелде. Тарихи-документаль китаплардан оештырылган китап күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителде. Очрашуга килүчеләр 1 февраль -14 февраль аралыгында үткәрелгән ”Утлы еллар кайтавазы” әдәби марафон дәфтәрләрен анализладылар, якташ язучыбыз Муса абый Абдуллин, Фәния апа Шәмсетдинова үзләренең истәлекләре, әти-әниләренең сугыш вакытындагы фидакарь батырлыклары белән уртаклаштылар. Муса Абдуллинның сугышта катнашкан кешеләр турындагы эзләнүләре зур кызыксыну уятты. Очрашу тыныч көннәрнең кадерен белеп яшәргә язсын дигән изге теләкләр белән тәмамланды.