Сатыш авыл җирлеге спортчылары районның физкультурачылар көненә багышланган традицион спорт бәйрәмендә актив катнаштылар. Ярышларда катнашучылар югары әзерлек дәрәҗәсен һәм бик яхшы физик формаларын күрсәттеләр. Пляж футболы буенча ярышлар 2 урынны яулады, анда спортчылар команда уенын һәм тактик осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук җиңел атлетика ярышларында 1 урын, пляж волейболында 2 урын яуладылар, аларда катнашучылар ихтыяр көче һәм чыдамлык күрсәттеләр.
Мичән авыл җирлегендә 2025 елда гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Керәнне авылында Залесная урамында гражданнарга үзара салым буенча республика программасы хисабына каты өслекле юл салынды. "Рамазан" ҖЧҖ үз эшен сыйфатлы башкарды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләүгә елның елында аерым игътибар бирелә.Бүгенге көндә күпъеллык үләннәрдән сенаж салу дәвам итә.Параллель рәвештә, терлекләргә ашату өчен, рулоннарга төрелеп әзерләнгән саламны саклау урыннарына урнаштыру бара.
. ЦДТ өстәмә белем бирү педагогы И.И. Хәсәнов чарада пенополистиролдан "СУ -35" самолеты моделен һәм фанерадан "по-2"моделен ясау буенча үзенең мастер - классын тәкъдим итте.
Өстәл теннисы буенча Махсус хэрби опеация ветераннары һәм катнашучылары арасында «Татарстан Республикасы Рэисе спорт кубогы» спорт чарасы
5 август көнне Оет авыл клубы мөдире "Светофор - җәяүленең дусты, ул юл буенда тора»дигән танып белү – уен сәгате үткәрде. Чарада балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Алар юл билгеләре, светофор сигналлары белән таныштылар, транспорт һәм җәяүлеләр турында тагын бик күп кызыклы мәгълүматләр алдылар. Куркынычсызлык әлифбасын җиңелрәк өйрәнү өчен, балаларга командаларга бүленеп табышмаклар, ребуслар һәм викториналар рәвешендә мавыктыргыч биремнәр үтәргә тәкъдим ителде. Җаваплар вакытында балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, зирәклекләрен һәм игътибарлылыкларын күрсәттеләр.
Татарстанда «Нәфис» фондыннан сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган МХО катнашучыларының гаиләләренә, шулай ук I һәм II төркем инвалидлык алган сугышчыларның гаиләләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрү башланды. Бу гаиләләрнең һәр әгъзасы уртача алты айга исәпләнгән азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмасын алачак. Гуманитар җыелмаларның гомуми күләме-465 тонна. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында гаиләләр ярдәм алачак.
Саба районының "Татавтодор" АҖ хезмәткәрләре Сатыш авылында тиешле юл эшләрен башкардылар. Шулай итеп, Сатыш авылында тиешле юл эшләрен башкару торак пунктлар арасында транспорт элемтәсенең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын сизелерлек арттырырга, халыкның яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Саба районының "Татавтодор" АҖ хезмәткәрләренә сыйфатлы итеп башкарылган юл эшләре өчен рәхмәт белдерәбез! Сезнең профессиональлегегез һәм эшкә җаваплы каравыгыз нәтиҗәсендә безнең торак пункт юлларының торышы шактый яхшырта.
1 августта Бигэнэй авыл мәдәният йортында "Татарстанда җәй" масштаблы мәдәни проекты кысаларында оештырылган "Җәйге каникуллар" дип исемләнгән искиткеч балалар концерты узды.
Сатыш авылының Матросов урамындагы күперне ремонтлау эше башкарыла Күпер вакытлыча автомобиль хәрәкәте өчен ябык, альтернатив маршрут буенча әйләнеп узу оештырылган. Эшне "Базовый проект" ҖЧҖ подрядчысы башкара.