5 август көнне Оет авыл клубы мөдире "Светофор - җәяүленең дусты, ул юл буенда тора»дигән танып белү – уен сәгате үткәрде. Чарада балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Алар юл билгеләре, светофор сигналлары белән таныштылар, транспорт һәм җәяүлеләр турында тагын бик күп кызыклы мәгълүматләр алдылар. Куркынычсызлык әлифбасын җиңелрәк өйрәнү өчен, балаларга командаларга бүленеп табышмаклар, ребуслар һәм викториналар рәвешендә мавыктыргыч биремнәр үтәргә тәкъдим ителде. Җаваплар вакытында балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, зирәклекләрен һәм игътибарлылыкларын күрсәттеләр.