Сабабаш урманчылыгы бинасы янындагы Чәчәк бакчасы.
24 августта Язлы Арташ авылында « Татарстанда җәй» проекты кысаларында « Җыр керсен күңелгә» дигән урам концерты булды . Концерт Олы Ныртын мәдәният йорты һәм китапханә, Урта Ныртын авыл мәдәният йорты , Чабья - Чурчи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр катнашында узды. Чара барышында матур җырлар, дәртле биюләр, уеннар һәм призлы конкурслар яңгырады. Артистлар тамашачыларга үзләренең осталыкларын, матур кәефләрен бүләк иттеләр ! Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән бүләкләде . Авыл халкы һәм кунаклары чын күңелдән ял иттеләр , олы рәхмәтләрен белдерделәр
Эзмә авыл җирлегендәге зиратларда өмәләр оештырылды. Зиратларның гомумхалык куллана торган урыннары һәм кабер аралары чүп-чардан һәм үләннәрдән чистартылды.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 24 августта 18 сәгатькә кадәр. 25 август 2025 ел. 25 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар (Казанда төнлә), көчле җил 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с), көчле яңгыр көтелә.
Дәүләт символлары - теләсә кайсы дәүләтнең мәҗбүри атрибуты
Иске Мичән авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре "Самовар" бәйрәме үткәрде. Бәйрәмгә барлык авыл халкы, читтә яшәүчеләр, махсус хәрби операциядэ катнашучыларның гаиләләре чакырылды...
Уеннар, конкурслар үзешчән- сәнгатьтә катнашучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды., Халык самоварда кайнаган кайнар чәй белән сыйланды.
Бу күркәм чара самовар сәнгатенең матурлыгын һәм төрлелеген күрсәтә. Бәйрәмдә иң тәмле чәй пешергән үзенчәлекле конкурс үтте. Дүрт урам командасы ярышты.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү
20 августта Килдебәк авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Нәзиров Х.Х. физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау үткәрде
Янгын сүндерүчеләр командасы тудырган матурлык!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр»конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында безнең коллегабыз, Арташ авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Төхвәтуллина Алинә Фәһим кызы булуы белән бик горурланабыз. Аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә шәхси тормышында һәм башлангычларында уңышлар телибез!