“Дәүләт флагы-дан символы” дип исемләнгән патриотик сәгать

2025 елның 24 августы, якшәмбе

Дәүләт символлары - теләсә кайсы дәүләтнең мәҗбүри атрибуты. Аларда милләтнең тарихы һәм мәдәнияте чагыла. Флаг халыкны берләштерүче, илнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бәйләүче символларның берсе булып тора. 2025 елда Россия Дәүләт флагы көне 29нчы тапкыр билгеләп үтелә.

22 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Россия флагы көненә багышланган “Дәүләт флагы-дан символы” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны Россия Дәүләт флагы барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, бу көннең ничәнче елда оештырылуы, төсләрнең нәрсә аңлатуы турында сөйләделәр. Шулай ук күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International