"Самовар" бәйрәме күңелле үтте.

2025 елның 23 августы, шимбә

Иске Мичән авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре "Самовар" бәйрәме үткәрде. Бәйрәмгә барлык авыл халкы, читтә яшәүчеләр, махсус хәрби операциядэ катнашучыларның гаиләләре чакырылды...

Уеннар, конкурслар

үзешчән- сәнгатьтә катнашучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды., Халык самоварда  кайнаган кайнар  чәй белән сыйланды.

Бу күркәм чара самовар сәнгатенең матурлыгын һәм төрлелеген күрсәтә. Бәйрәмдә  иң тәмле чәй пешергән үзенчәлекле конкурс үтте. Дүрт урам командасы ярышты.

   Һәр команда үзе әзерләгән тәм-томнан өстәл корды. Самоварлар күргәзмәсе оештырылды.Бэйрэм кургэзмэсендэ самоварлар арасында бик борынгылары да, бүгенге көнгә кагылганнары да, сувенир – самоварлар да бар иде.

Һәр урам жюри һәм тамашачылар хөкеменә визит карточкасын һәм музыкаль чыгыш тәкъдим итте. Әлбәттә, чәй тәмләп карау төп конкурс булды. Команда вәкилләре чәй әзерләү серләре турында сөйләде. Чәйләргә мәтрүшкә, гөлбәдран, иван-чәй, юкә чәчкәсе һәм башка хуш исле үләннәр дә кушканнар.

Самовар кую конкурсы да бик кызыклы булды. Ир-егетләр чыра телеп, самовар куйды, ә хатын-кызлар су тулы чиләкләрне көянтәләп егерме метр чамасы йөгереп үтте. Халкыбызның мили уеннары да уйналды. Гармунга кушылып җырлар да тынып тормады.

Мондый бәйрәмнәр кешеләрне туплый, берләштерә. Самавар бәйрәмен хөрмәт итүчеләр, карарга килгән халык, өстәлне мул итеп әзерләүче катнашучылар Оештыручыларга кат- кат рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International