Килдебәк авыл җирлегендә үзйөрешле машиналарга техник карау булып үтте

2025 елның 23 августы, шимбә

20 августта Килдебәк авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Нәзиров Х.Х. физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау үткәрде. Техник карау өчен 9 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техниканы техник яктан тикшергәндә руль идарәсенең һәм тормоз системасының төзеклегенә, яктылык һәм тавыш сигналларына, агрегат номерларының тапшырылган документларда күрсәтелгән мәгълүматларга туры килүенә, янгын сүндергечләрнең, медицина аптечкаларының, тракторист-машинист таныклыгының булуына аерым игътибар бирелде. Шулай ук техник карау барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Х.Х. Назиров үзйөрешле машиналар хуҗаларына юл йөрү кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International