ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

         7 ноябрь көнне район китапханәсенең уку залында «Өлкәннәр» клубының чираттагы утырышы узды.Татарстан Конституциясе көне уңаеннан тематик полка төзелде. Татарстанның 100 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгы уңаеннан, Саба районы ветераннар советы рәисе Сабиров Расих Хәсән улы ветераннар алдында "Саба районы җитәкчеләре"дигән темага лекция белән чыгыш ясады.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Мәгърифәтче – галим Р.Фәхреддин: «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,» - дип яза. Балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү, һәръяклап үстерү- безнең төп бурычыбыз булып тора. Шул максаттан, 6 ноябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авылыбыз мулласы белән берлектә ,балалар өчен “Дин һәм сәламәтлек” дип исемләнгән очрашу үткәрде. Очрашу барышында дин буенча кызыксындырган сораулар бирелде. Очрашу темасы буенча китап күргәзмәсе дә куелды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

6 ноябрь көнне, балаларны республикабызның төп закон китабы белән таныштыру максатыннан, Шекше авыл китапхнәчесе, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Төп закон Конституция” дип исемләнгән тәрбияви сәгатъ үткәрделәр. Әлеге чара кысаларында балалар “Конституция” китабы белән таныштылар, домино уйнадылар, һәм ,шулай ук, әкият геройларының нинди хокуклары бозылганын аңлатып рәсемнәрне буядылар. Бәйрәм ахырында катнашучыларга баллы бүләкләр өләшенде, кечкенә генә чәй табыны әзерләнде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

  5 нче ноябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, авыл фельдшеры белән берлектә,  балаларның сәламәт яшәү нигезләре турындагы белемнәрен  камилләштерү, таза-сау сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия булуын төшендерү максатыннан,“Сәламәтлек - зур байлык “ дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

 6 ноябрь көнне Оет авыл китапханәсе, клуб белән берлектә, «һөнәрләр калейдоскобы» дигән темага «Тамчы – шоу» интеллектуаль уены үткәрде. Укучылар 2 командага бүленде. Һәр команда үзенә исем һәм командир сайлады. Уен 5 турдан торды. Беренче турда командалар чиратлап сорауларга җавап бирделәр, икенче турда берничә предмет буенча һөнәрләрне таныдылар , өченче турда төрле һөнәрләргә багышланган әсәрләрдән өзекләр тыңладылар, әсәрнең ничек аталуын һәм аның авторын искә төшерделәр, дүртенче турда бирелгән хәрефләргә һөнәрләр яздылар, бишенче турда командирлар ярышты. Балалар барысы да сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Әлеге чарага "Татар әдәбиятында һөнәрләр темасы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

2
ноябрь, 2019 ел
шимбә

2 ноябрь көнне, Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә, 2019 ел - Татарстан да эшче һөнәрләр елы, 2020 ел  ТАССРга -100 ел, Саба районы оешканга -90ел булу уңаеннан ,"Без бит Саба ягыннан" дип исемләнгән очрашу кичә оештырылды. Чараның махсус кунагы - Болгар радиосының баш мөхәррире, Саба егете Илфар Кәримов булды. Очрашу журналистика һөнәре буенча фикер алышу, сорау җавап формасындагы әңгәмә рәвешендә үтте.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

1
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның  1 ноябрендә Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә «Зур этнографик диктант " Бөтенроссия акциясе узды. Акция милләтара тынычлыкны ныгытуга,   шулай ук этнографик фәнгә игътибар һәм кызыксыну уятуга ярдәм итәчәк.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, ягъни 31 нчы октябрь көнне Саба район балалар китапханәсе 2 нче сыйныф укучыларын үзенә кунакка чакырды. Укучыларга “Бергә уку күңелле” дип исемләнгән әдәби чара тәкъдим ителде. Әлеге чара “Әдәби уеннар”, “Китапханә лабораториясе”, “Иҗади остаханә” , “Танышабыз, укыйбыз” рубрикасын  үз эченә алды. Барысы да бик актив катнаштылар һәм ахырдан һәр укучыга  китапкыстыргычлар таратылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

31 октябрь көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе «Бердәм Россия»нең “Яшь Гвардия”се Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе, Төбәк штабы әгъзасы Халиев Айнур Рафик улы белән берлектә «РосКвиз» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде. «РосКвиз» - логикага, зирәклеккә һәм зирәклеккә команда ярышы.  Уеннарның максаты-яңа ял итү формаларын үстерү, мәдәни-эчтәлекле, интеллектуаль яктан баетылган ялны популярлаштыру. Уеннарның тематикасы төрле: сәясәт, сайлаулар, тарих, мәдәният, туган якны өйрәнү, экология һәм башкалар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

29 октябрь көнне, Шәмәрдән балалар китапханәсе, “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен, «Китап – иң якын дус» дип исемләнгән библиографик дәрес  уздырды. Дәрес барышында китапханәче Зарипова И.Х. балаларга беренче китаплар һәм китапханәләр барлыкка килү тарихы, китапка карата сакчыл караш кирәклеге турында сөйләде, әкиятләр буенча викторина уздырды. Чара азагында балалар  “Вовка в тридевятом царстве” мультфильмы  карадылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International