6 ноябрь көнне Оет авыл китапханәсе, клуб белән берлектә, «һөнәрләр калейдоскобы» дигән темага «Тамчы – шоу» интеллектуаль уены үткәрде. Укучылар 2 командага бүленде. Һәр команда үзенә исем һәм командир сайлады. Уен 5 турдан торды. Беренче турда командалар чиратлап сорауларга җавап бирделәр, икенче турда берничә предмет буенча һөнәрләрне таныдылар , өченче турда төрле һөнәрләргә багышланган әсәрләрдән өзекләр тыңладылар, әсәрнең ничек аталуын һәм аның авторын искә төшерделәр, дүртенче турда бирелгән хәрефләргә һөнәрләр яздылар, бишенче турда командирлар ярышты. Балалар барысы да сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Әлеге чарага "Татар әдәбиятында һөнәрләр темасы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде.