2 ноябрь көнне, Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә, 2019 ел - Татарстан да эшче һөнәрләр елы, 2020 ел ТАССРга -100 ел, Саба районы оешканга -90ел булу уңаеннан ,"Без бит Саба ягыннан" дип исемләнгән очрашу кичә оештырылды. Чараның махсус кунагы - Болгар радиосының баш мөхәррире, Саба егете Илфар Кәримов булды. Очрашу журналистика һөнәре буенча фикер алышу, сорау җавап формасындагы әңгәмә рәвешендә үтте.