“Төп закон Конституция” тәрбияви сәгатъ

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

6 ноябрь көнне, балаларны республикабызның төп закон китабы белән таныштыру максатыннан, Шекше авыл китапхнәчесе, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Төп закон Конституция” дип исемләнгән тәрбияви сәгатъ үткәрделәр. Әлеге чара кысаларында балалар “Конституция” китабы белән таныштылар, домино уйнадылар, һәм ,шулай ук, әкият геройларының нинди хокуклары бозылганын аңлатып рәсемнәрне буядылар. Бәйрәм ахырында катнашучыларга баллы бүләкләр өләшенде, кечкенә генә чәй табыны әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International