ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

29 ноябрь көнне, район китапханәсенең уку залында, "Мишә дулкыннары" язучылар һәм шагыйрьләр клубының чираттагы утырышы узды. Чара башында китапханәче Мостафина Г. барлык катнашучыларны Әниләр бәйрәме белән котлады. Бу очрашуда кадерле әниләребезгә багышланган матур эчтәлекле, тирән мәгънәле шигырьләр яңгырады.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

28нче ноябрь көнне Район үзәк китапханәсенең уку залында танылган язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Йолдыз Шәрапова белән “Балачак илендә” дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Бәйрәмне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы ачып җибәрде. Чарада “Сөембикә” һәм “Китап сөючеләр” клуб берләшмәләре катнаштылар. Алар Йолдыз Шәрапованың шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрәнең үзе сөйләвендә яңаларын тыңладылар. Чараның икенче өлешендә “Яраткан китабымның авторына хат” дип исемләнгән конкурста район этабында җиңгән һәм катнашкан укучыларга диплом белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

26 ноябрь көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсен балалар китапханәсн белән берлектә Әниләр көне уңаеннан «Дуслык» клубы хатын–кызлары өчен «Свет материнства–свет любви» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырды. Китапханәче Мухаметзянова Л.Д., Зарипова И.Х., Сабитова Л.Г. бәйрәм өстәле артында әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар әйтештеләр, «Умелые ручки», «Веселый веник», «Гороховая гонка», «Повяжи платок», «Пуговка», «Игра с прищепками» кебек уеннар үткәрделәр. Чара күңелле һәм шул ук вакытта җылы атмосферада узды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Шуларның берсе-алъяпкыч. Алъяпкычларньң төрле фасондагыларын очратырга була: төрешле, канатлы, чигешле, сырлы. 21нче ноябрь көнне, Сатыш авылы китапханәсе, мәдәният йорты,  "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүче ханымнар белән берлектә, музей-мәдрәсәдә оештырылган алъяпкычлар күргәзмәсендә булдылар. Алар авыл һәм мәдрәсә тарихын, күренекле шәхесләрне барладылар, уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. Һәр катнашучыны әлеге очрашу һәм күргәзмә рухландырды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Җәлил укулары" II Халыкара әдәби бәйгесенең 1этабы  Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә узды. 20 ноябрь көнне район мәдәният йортында уздырылган "Китап бәйрәме" чарасында әдәби бәйгедә катнашучыларга диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды. 56 катнашучының 12се -2нче этап -зона турына үтеп,  Кукмара мәдәният йортында чыгыш ясап сертификатка ия булдылар. Катнашучыларыбызның 3нче этапка да узуларын теләп калабыз.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

5 нче ноябрь көнне район балалар китапханәсендә, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен, “Сер итеп кенә бөтен дөньяга” дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Әлеге чара “Әдәби уеннар”, “Китапханә лабораториясе”, “Иҗади остаханә” , “Танышабыз, укыйбыз” рубрикасын  үз эченә алды. Чарада барысы да бик актив катнаштылар, ахырдан һәр укучыга  район китапханәсенең китапкыстыргычлары таратылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

9 ноябрь көнне Оет авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Яшьлегеңнең кадерен бел! »дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әлеге чарага "Укы,уйлан,гыйбрәт ал"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда тәкъдим ителгән китаплар үсмерләргә тәмәке тарту, алкоголь, наркотик препаратлар куллану проблемасы, аларның кешегә зарарлы йогынтысы турында белергә ярдәм итте. Яшьләр әңгәмәдә актив катнаштылар : сораулар бирделәр һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чарада катнашучылар шулай ук сәламәтлек һәм аны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштеләр: кечкенәдән актив яшәү рәвеше алып барырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, спорт, физкультура белән шөгыльләнергә кирәклеген аңладылар. Сөйләшү бик җитди һәм эчтәлекле килеп чыкты. Чара ахырында егетләр спорт белән шөгыльләнделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

10 ноябрь көнне, Көек авыл клубы хезмәткәрләре һәм китапханәче, балалар өчен ,«Йортыбыз янындагы кошлар»дип исемләнгән экологик белем сәгате әзерләделәр.Чара барышында китапханәче балаларны туган якның иң кечкенә һәм иң зур кошлары белән таныштырды, кышлаучы һәм безнең җирлеккә яз көне кайтучы кошлар, аларның гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар үзләренең канатлы дуслары турында кайгыртырга әзер икәнлекләрен эштә күрсәтергә булдылар  һәм кошларга җимлекләр ясап эләчәкләрен әйттеләр.

Бу экологик белем сәгате безнең канатлы дусларыбызның гаҗәеп һәм кызыклы дөньясы турында яңа белемнәр алуга этәргеч булды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

     6 ноябрьдә, Татарстан Республикасында, дәүләт һәм халык өчен мөһим бәйрәм – ТР Конституциясе көнен билгеләп үтәләр. Хокукый белем бирү максатыннан, Лесхоз бистәсе мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, балалар өчен, "Барысы да хокук турында белергә хокуклы!» дип аталган танып белү сәгате оештырдылар.  Презентацияне карау барышында балалар Конституциянең кабул ителү тарихы, Конституциянең республикадагы Төп закон булуы турында белделәр. Балалар Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Чара ахырында балалар алган белемнәрен ныгыттылар, тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр.  Шулай ук бәйрәмгә стенгазета да чыгарылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

6 ноябрь -Татарстан Республикасы Конституциясе көне буларак билгеләп утелә. Шул уңайдан,  Туктар авыл китапханәсе,  клуб белән берлектә ,“Татарстан Конституциясе көне»  дигән темага балалар өчен мәгълүмат сәгате үткәрде.  Чарада балаларны кыскача Татарстан тарихы һәм Конституция кабул ителү тарихы белән таныштырдык. Конституциянең нәрсә икәнен аңлаттык,законнар турында сөйләштек. Шулай ук әлеге темага багышлап балалар белән стенгазета ясадык.  Китапханәдә әлеге темага күргәзмә тәкъдим ителде. Чара ахырында китапханәче күргәзмәгә кыскача күзәтү ясады.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International