9 ноябрь көнне Оет авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Яшьлегеңнең кадерен бел! »дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әлеге чарага "Укы,уйлан,гыйбрәт ал"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда тәкъдим ителгән китаплар үсмерләргә тәмәке тарту, алкоголь, наркотик препаратлар куллану проблемасы, аларның кешегә зарарлы йогынтысы турында белергә ярдәм итте. Яшьләр әңгәмәдә актив катнаштылар : сораулар бирделәр һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чарада катнашучылар шулай ук сәламәтлек һәм аны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштеләр: кечкенәдән актив яшәү рәвеше алып барырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, спорт, физкультура белән шөгыльләнергә кирәклеген аңладылар. Сөйләшү бик җитди һәм эчтәлекле килеп чыкты. Чара ахырында егетләр спорт белән шөгыльләнделәр.