Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Шуларның берсе-алъяпкыч. Алъяпкычларньң төрле фасондагыларын очратырга була: төрешле, канатлы, чигешле, сырлы. 21нче ноябрь көнне, Сатыш авылы китапханәсе, мәдәният йорты, "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүче ханымнар белән берлектә, музей-мәдрәсәдә оештырылган алъяпкычлар күргәзмәсендә булдылар. Алар авыл һәм мәдрәсә тарихын, күренекле шәхесләрне барладылар, уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. Һәр катнашучыны әлеге очрашу һәм күргәзмә рухландырды.