6 ноябрьдә, Татарстан Республикасында, дәүләт һәм халык өчен мөһим бәйрәм – ТР Конституциясе көнен билгеләп үтәләр. Хокукый белем бирү максатыннан, Лесхоз бистәсе мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, балалар өчен, "Барысы да хокук турында белергә хокуклы!» дип аталган танып белү сәгате оештырдылар. Презентацияне карау барышында балалар Конституциянең кабул ителү тарихы, Конституциянең республикадагы Төп закон булуы турында белделәр. Балалар Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Чара ахырында балалар алган белемнәрен ныгыттылар, тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук бәйрәмгә стенгазета да чыгарылды.